Төнлә Казанда салкынайта. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Фаразлаулар буенча, төнлә температура 8-10 градуска кадәр җылы (түбән урыннарда 5-7 градус җылы), төньяк-көнчыгыштан салмак җил, явым-төшем көтелми.
Көндез һава 21-23 градуска кадәр җылы булачак, урыны белән яңгыр явачак.
Республика буенча, төнлә урыны белән 2 градус җылы, көндез - 15-20 градус (көнбатыш районнарда +23). 24 августта иртән яңгыр явуы ихтимал.