Татарстан Президенты Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды. Бәйгегә барысы 200дән артык гариза кергән иде.
“Безнең җирле үзидарәне яклау программасы бар. Әлеге программа кысаларында без һәр елны транспорт бүлеп бирәбез. Бу җирлек башлыклары мобильлеген арттыра, дәрәҗәсен күтәрә”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.