Питрәч район башлыгы Илһам Кашаповның Республика көне белән котлавы

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Үз киңлекләрендә төрле милләт кешеләрен берләштергән безнең республика өчен бу көн милләтара бердәмлек символы булып тора. Бу көнне тарихи чорлар, буыннар бәйләнеше аеруча нык сизелә, һәм без үзебезне туган ягыбызның күп гасырлык тарихында булган иң яхшы вакыйгаларның варислары итеп тоябыз. Татарстан һәрвакыт Россия халыкларының икътисади һәм мәдәни аралашуының үзәгендә булды һәм шулай булып кала да. Регион икътисадта, мәдәнияттә, рухи һәм социаль өлкәдә елдан-ел югарырак баскычка күтәрелә. Заманча Татарстан - ул куәтле сәнәгать һәм инновацион потенциалга, үзенчәлекле милли күптөрлелеккә, талантлы һәм кунакчыл кешеләргә ия булган үсеш ала торган икътисад. Ел саен безнең республика турында дөньяда күбрәк белүләре шатландыра - моңа күп сандагы халыкара спорт ярышлары, фәнни-белем бирү конференцияләре һәм мәдәни фестивальләр оештыру һәм үткәрү этәргеч бирә. Татарстан гражданнары, төрле милләт вәкилләре булуларына карамастан, үзләренең дини традицияләрен баетырга һәм сакларга омтылалар. Һәм безнең район да елдан-ел матурая һәм чәчәк ата, әмма безгә әле күп нәрсәләр өстендә эшлисе бар. Туган ягыбызның иминлеге һәм үсеше безнең һәрберебездән тора.
Сезгә иминлек, татулык, игелек һәм республика хакына нәтиҗәле эш телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International