Шимбә, 1 сентябрьдә, Татарстан территориясендә яшенле яңгыр явуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак.
Элек «Татар-информ» агентлыгы урманнарда янгын куркынычы зур булуы турында кисәтү булуын хәбәр иткән иде.