Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан урта тизлектә җил исәчәк.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һава температурасы 19-24 градус тәшкил итәчәк