Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Синоптиклар фаразлавынча, җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һава температурасы 19-24 градус тәшкил итәчәк.