3 нче сентябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Питрәч гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Эхо Бесланской печали” диеп исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр. Балаларга дөньяда һәм безнең илдә булган террористик конфликтлар, Бесландагы куркыныч вакыйгалар, шулай ук Заложникларны коткару өчен нинди чаралар күрелә һәм шундый экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар презентация карадылар, Бесландагы вакыйгаларны искә төшерделәр, дини экстремизмның нәрсә икәнен һәм аның ни белән куркыныч булуын белделәр. Чара ахырында «Терроризм – җәмгыятькә янау»дигән белешмәлекләр таратылды.