Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада иртәгә төнлә кырау төшүе көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
11 сентябрьдан 12сенә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.