Питрәч «Шатлык» приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән Апакимова Р.Х. патриотик тәрбия юнәлешендәге әңгәмә уздырды. Бу әңгәмә төгәл - 8 нче сентябрь көнендә үткәрелде. Төп максат булып: Ленинград блокадасы чоры турында балаларның күзаллауларын формалаштыру. Иң мөһиме балалар Сугыш елларында исән булган кешеләрнең батырлыгын югары бәяләсеннәр иде. Шәхесне рухи-әхлакый тәрбияләү һәм үстерү концепциясендә аеруча патриотик тәрбия бирелгән, шуңа күрә бу тема безнең көннәрдә дә актуаль.
Ул чордагы вакыйгалар турында сөйләгәндә күп кенә балаларның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Нәкъ менә шундый чаралар яшүсмерләргә ата-бабаларыбызның никадәр авыр җиңүгә ирешүен аңлау һәм аңларга мөмкинлек бирә, нәкъ менә алар ярдәмендә без тыныч вакытта яшибез.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.