Татарстанда яңа елдан ветераннарга, ятимнәргә һәм аз керемле гражданнарга түләүләр артачак

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ай саен субсидияләр һәм дотацияләр алу хокукына ия, шул исәптән дарулар сатып алу һәм җәмәгать транспортында йөрү хокукы булган льготникларга айлык түләүләр арттырылачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле карар ТР Хөкүмәте порталында басылып чыкты.

2019 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 4 - 8 статьяларында каралган айлык акчалата түләүләрне һәм түләүләрнең башка төрләрен индексацияләү коэффициентын 1,043 күләмендә документтан чыгыпбилгеләргә кирәк.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, республиканың хезмәт ветераннарына һәм дәүләт бүләкләре ияләренә 2019 елдан айлык түләүне 466 сумнан 486 сумга кадәр, тыл хезмәтчәннәренә 696 сумнан 726 сумга кадәр арттырачаклар.

Ятим балаларга субсидияләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен — 8,3 мең сумнан 8,6 мең сумга кадәр, мәктәп укучылары өчен 9,5 мең сумнан 9,9 мең сумга кадәр арттырылачак.

Индексацияләр ятим балалар өчен транспортта йөрү һәм күп балалы гаиләләрдән балалар өчен дарулар алу өчен субсидияләргә дә кагылачак. Ирләр алимент түләүдән баш тарта торган ялгыз аналарга — 460 сумнан 480 сумга кадәр түләүләр арттырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International