Көндәлек һава торышы

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 19 сентябрьдә, Казанда суытачак. Көндез +10-12 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава булачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез тизлеген 16 м/с кадәр арттырырга мөмкин.

Татарстан территориясендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә көчле җил исәчәк. Татарстан буенча көндез +9-14 градус булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International