Чара Татарстан Республикасында бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актив, хезмәт сөючән кеше буларак, бакчачылыкның уңай образын формалаштыру максатында үткәрелә.
Фестиваль программасында: Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең продукция күргәзмәсе, бакчачылык клубларыннан лекторий һәм мастер-класслар, бакча инвентаре, техника ярминкәсе, үсентеләр, күңел ачу программасы һәм һб.
Бәйрәмдә Питрәч районы бакчачылар да үз продукциясен тәкъдим итте. Делегацияне район башлыгы Илһам Кашапов җитәкләде. Безнең экспозициядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Күргәзмә-фестивальне оештыруда һәм уздыруда актив катнашкан һәм Татарстан Республикасы бакчачылыгын үстерүгә зур өлеш керткән өчен район Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.