29 сентябрьдә Питрәч районында узачак "Скорлупино» Бөтенроссия фестивале программасы

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада “Скорлупино”да катнашучыларны гадәти булмаган фотозоналар, йомыркадан экзотик ризыклар һәм башкалар көтә. Бу шимбәдә Питрәч наратлыгында безнең озак көткән фестивалебез үтәчәк. Бүген аны оештыручылар, алар арасында волонтерлар да бар, соңгы әзерлек эшләрен башкара.

- Быел бу бәйрәм берникадәр башка форматта үтәчәк. Үткән ике елда гадәти булган нәрсәләрдән кала, бездә бу юлы авыл һәм агротуризм өчен мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк. Без үзебезнең истәлекле урыннарыбызны күрсәтәчәкбез, фермерлар продукциясе тәкъдим ителәчәк, – диде фестиваль директоры Наилә Таҗиева.
Әлеге чарада катнашучылар өчен оештыручылар күп кенә сюрпризлар әзерләде. Шул исәптән, фестиваль кунакларын гадәти булмаган уеннар һәм конкурслар көтә. Алар җиңел булырга ошамаган. Сезнең хәбәрчегез аларның берсендә - “Йомырканы ват” уенында үзен сынап карады инде. Кызганыч, тырышлыгым юкка китте, биремне үти алмадым. Ә менә аны үтәгән кешеләр “Скорлупино” утары гражданины паспортын ала алачак. Ул мастер-классларга, һәр елдагы фестивальләрдә барлык гастрономик ризыкларны авыз итеп карауга ташлама бирәчәк. Сез дә үзегезне сынап карагыз, бәлки сезгә дә уңыш елмаер.
Шулай ук бәйрәм мәйданчыгында фотозоналар күп булачак. Мисал өчен, кул осталары бик матур теләк агачы әзерләгән, ул челтәрләп эшләнгән йомыркалар белән бизәләчәк. Ә алар эчендә -киләчәккә юраулар. Икенче бер зонаны зур канатлар бизиячәк. Вәгъдә ителгәнчә, кунаклар “Пекинча кыздырылган тавыктан” һәм йомыркадан экзотик ризыклардан авыз итә алачак.
Фестиваль кунакларын Россия артистлары, татар эстрадасы йолдызлары, районның яшь талантлары үз чыгышлары белән сөендерәчәк. Бәйрәм сәгать 11 дә башлана.
(0+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International