Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.