Районда үткәреләчәк ярминкәдә басулар һәм бакча үскән уңышларны сатып алырга мөмкин булачак.
Бу җомга көнне, 5 октябрьдә, 7.30 сәгатьтән Питрәч хакимияте каршындагы үзәк мәйданда ярминкә үтәчәк. Район, Казан һәм Татарстан Республикасының башка районнары эшкуарлары үзләренең авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим итәчәкләр.