Зәйдә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды, анда илебезнең иң көчле көрәшчеләре җыелды.
Хәзерге заманның иң көчле көрәшчеләренең берсе - халыкара класслы спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, «Көрәш» буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкырлар җиңүче, призер питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин, үз көндәшләрен җиңеп, 100 + үлчәү категориясендә ике тапкыр ил чемпионы булды.