Анда Казан мэры Илсур Метшин, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч һәм Югары Ослан районнары башлыклары катнашты.
Документка шулай ук Әтнә һәм Биектау районнары башлыклары да кул куячак. Агломерация советы мәсьәләләре исемлегенә уртак транспорт, коммуналь, туристик инфраструктураны үстерү һәм саклау, чиктәш территорияләрдә күпфатирлы торак төзелеше өчен территорияләрне планлаштыру, чик буе торак төзелеше проблемаларын хәл итү керде.
Казан агломерациясе кысаларында эш 10 юнәлеш буенча барачак. Эшлекле киңәшмәдә инфраструктура үсеше, социаль туклану, шулай ук агломерация территориясендә туризмны уртак көч белән үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казан агломерациясе Казаннан тыш республиканың 6 муниципаль районын үз эченә ала – Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш һәм Әтнә районнары. Ел башына Казан агломерациясенең даими халкы 1,5 миллионнан артык кеше тәшкил иткән. 2017 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 792 млрд. сум тәшкил итте, инвестицияләр күләме – 220 млрд.сум. 509 млрд. сум-ваклап сату әйләнеше, 74 млрд.сум – халыкка түләүле хезмәт күрсәтү күләме. Казан агломерациясе территориясендә 2017 елда гына да 1 млн 309 мең кв.м. торак сафка бастырылган.