Ватанны сакларга - шундый һөнәр бар.
Күп кенә яшь кешеләр, үз тормышын армия хезмәтенә багышлап, әлеге лаеклы һөнәрне сайлыйлар.
Шундыйларның берсе-Шәле авылында туып-үскән Айнур Сафин да, үзе өчен хәрби һөнәрне сайлаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан артиллерия училищесына укырга керә. 2011 елда уңышлы тәмамлаганнан соң ул лейтенант исеменә лаек була. Ул Приморье краена хезмәт итәргә җибәрелә.