Питрәч районында башкарма комитетның яңа җитәкчесе билгеләнде

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча район Советының егерме беренче утырышында Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Альберт Валерьевич Хәбибуллин билгеләнде.

Альберт Хәбибуллин Татарстан Республикасының Әлки районы Базарлы Матак авылында туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен "Икътисад һәм аграр җитештерү белән идарә итү" белгечлеге буенча тәмамлаган (1998 ел), "Казан дәүләт университеты" дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесендә һөнәри әзерлек узган. Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарә кадрларын әзерләүнең Президент программасы буенча (2009 ел), "Казан (Идел буе) федераль университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе "Юриспруденция" белгечлеге буенча  һөнәри әзерлек узган (2011 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International