Питрәч 2 нче урта мәктәбендә атна буе бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә: башлангыч сыйныфларда «Көз бәйрәмнәре», урта һәм өлкән сыйныфларда - «Көзге бал»үткәрелә.
Һәр сыйныф концерт номерлары әзерли, алар арасында күңелле конкурслар һәм ярышлар уза, шулай ук мәктәп фойесында укучыларның куллары белән эшләнгән, шулай ук көзге уңыш җимешләре белән күргәзмә оештырылган иде.