29 октябрь көнне Ленин Комсомолы оешуга 100 ел тулды, юбилейларын бөтен ил буйлап билгеләп үттеләр.
Бу датага багышланган тантана безнең районда да узды. Мәдәният йортында ул чордагы район активы, элеккеге комсомоллар һәм хәзерге яшьләр җыелган иде.
Очрашу бик җылы шартларда узды, ул чор җырлары яңгырады.