2018 елның 12 ноябренә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының "2019, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Питрәч муниципаль районы бюджеты турында" гы карары проекты буенча гавами тыңлаулар билгеләнгән (Питрәч муниципаль районы башлыгының 2018 елның 22 октябрендәге 105 номерлы карары).
Үткәрү урыны: Питрәч авылы, Совет урамы, 18 йорт.
Үткәрү вакыты: 15: 00 сәгатьтә.
Совет карары проекты буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр, авторның фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган елын, яшәү адресын күрсәтеп, Питрәч авылы, Совет урамы, 18 нче йорт, 4 нче кабинет адресы буенча тапшырылырга мөмкин.
Совет карары проекты Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) «Питрәч муниципаль районы башлыгы карарлары» һәм «Совет карарлары проектлары» бүлекләрендә урнаштырылган.