Дәминова Рүзилә Абдулла кызы тирә-юньдәгеләрне гаҗәпләндерә. Туганнары сөйләгәнчә, ул беркайчан да эшсез утырмый: киемнәр тегә, кроссвордлар чишә, җәен гөмбә һәм җиләкләр җыя.
- Мин тормышның һәр минутын кадерлим, миңа кыйммәтле вакытны бушка сарыф итү кызганыч, – ди озын гомерле ханым.
Юбиляр туган көнен якыннары янәшәсендә билгеләп үтте. Гадәттәгечә, юбилярны район вәкилләре дә котлады.