13 ноябрьдә муниципаль районга Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов киләчәк. Традиция буенча муниципалитет территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, халык белән очрашулар һәм сәнәгать мәйданчыгында булачак. Визит кысаларында шулай ук муниципаль дәрәҗәдә көндәшлекне үстерү буенча Милли планны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу планлаштырылган.
Чара 9 сәгатьтә башлана – бу вакытка Питрәч авылы, Совет урамы, 18 нче йорт адресы буенча район хакимиятендә гражданнар кабул ителәчәк.
Чара кысаларында Сергей Павлов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына да җавап бирәчәк, гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак.
Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 238-30-41 (элемтә өчен җаваплы зат: О. А. Ефимова), район администрациясенә, я to16_43@fas.gov.ru электрон почтага буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.