Питрәч педагоглары фотоконкурста җиңү яулады

2018 елның 9 ноябре, җомга

Фотоконкурс «XXI гасыр шәхесе: заманча педагогик технологияләр» халыкара мәгариф форумы кысаларында үткәрелде.

Конкурста җиңүче дип Питрәч 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы музыка җитәкчесе, «Үз йолдызыңны кабыз», «Баттерфляй», «Безнең вокаль ансамбль» фотолар авторы Наҗия Якубова табылды.
Бу конкурста 3 урынны шул ук балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Елена Товкалева, «Агрокласс» фоторәсемнәр авторы алды.

"Мин балалар бакчасын яратам" фотоконкурсында катнашучы сертификатлары белән "Кыңгырау" балалар бакчасы тәрбиячеләре Ольга Миндукова һәм Гөлсинә Садекова да бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International