"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында балалар китапханәсендә, 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен "Татарстан башкаласы буйлап сәяхәт" исемле виртуаль экскурсия узды.
Балалар Казанның тарихи урыннарында: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы, танылган кешеләргә куелган архитектура һәйкәлләре буйлап сәяхәт иттеләр. "Сәяхәтчеләр» шәһәр буйлап уза торган елгалар һәм Кабан күленең серләре турында белделәр, туган якны өйрәнү буенча “Чәчәк ат, минем Татарстаным" викторинасында катнаштылар!