Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Артур Макаров кул көрәше буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы булды.
Дөнья чемпионының чираттагы кубогын һәм поясын ул Төркиядә узган ярышлардан алып кайтты.
Артур күп кенә Питрәч балалары өчен кумир һәм үрнәк булды. Алар бик теләп аңа сораулар бирделәр, аның сөйләвен тыңладылар һәм хәтта аның белән рәхәтләнеп ярышып карадылар.