Районда халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Коррупциягә каршы чараларга старт бирелде. Питрәч муниципаль районы башлыгының 2018 елның 14 ноябрендәге 22 номерлы боерыгы белән расланган коррупциягә каршы Марафон - 2018 чаралары планы нигезендә район башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләренә, шулай ук җирле үзидарә органнарына 133 чара үткәрергә туры киләчәк.