Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарында коррупцияне профилактикалау турында матбугат конференциясе

2018 елның 16 ноябре, җомга

Анда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе С. Ф. Рәхимов, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А. Р. Метшин, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы И. М. Кашапов, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И. Р. Таҗетдинов катнашты. 

С. Ф. Рәхимов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 10 аенда җирле үзидарә органнарында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен 724 тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 252 муниципаль хезмәткәр төрле дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Узган елның шул ук чорында төрле дисциплинар җаваплылыкка тартылган муниципаль хезмәткәрләр саны 206 га тигез иде. Әлеге күрсәткечләр үсешенә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ягыннан да, җирле үзидарә органнарының коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлары ягыннан да эш көчәйтелә.

Муниципалитет башлыклары коррупцияне профилактикалау һәм булдырмау максатларында күрелә торган чаралар турында сөйләделәр, шулай ук бу мәсьәлә буенча республика һәм җирле идарә органнарының киләчәктә хезмәттәшлек итәргә кирәклеген күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International