28 ноябрьдә Колай авылының "Кыңгырау" балалар бакчасы кунаклар өчен ишекләрен ачты!

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

28 ноябрьдә Колай авылының "Кыңгырау" балалар бакчасы кунаклар өчен ишекләрен ачты!

Балалар беренче тапкыр  балалар бакчасында Питрәч районының визит карточкасы булган "Калинушка" халык ансамблен каршы алды. 25 елдан артык ансамбль үз иҗаты белән безнең район һәм республика халкын гына түгел, Россия халкын да сөендерә. Ансамбль җитәкчесе Елена Корябина ансамбль тарихында мондый яшь тамашачылар белән очрашу беренче тапкыр узуын, әмма мондый аралашуның файдасы булуын белдерде! Балалар бик теләп җырлады һәм танылган артистлар белән бергә биеде, әйлән-бәйлән уйнады. Халык ансамбле артистлары балаларны музыкаль иҗаты, аларның атрибутлары белән таныштырдылар. Мондый очрашулар матур традициягә әверелергә тиеш, алар балаларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватаныңа, аның тарихына һәм үзенчәлегенә, рус җырына мәхәббәт хисләре тәрбияли. Балаларның үз районы, үзләренең талантлы һәм күренекле якташлары өчен горурлык хисләре туа! Артистлар да, кечкенә тамашачылар да, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары да - барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International