Районның идарә командасы “Югары казанышлар командасы" программасында катнашты

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

26-27 ноябрь көннәрендә Питрәч муниципаль районы идарә командасы муниципаль хезмәткәрләр өчен КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең «Югары казанышлар командасы - УНЫШЛЫ ТӨРКЕМ» квалификация күтәрү программасы кысаларында белем алды.

Белем бирү блогын ачу тантанасында тыңлаучыларны Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.
Укытуның төп идеясе : бердәм миссия формалаштыру, команданың стратегик максатлары һәм алга таба эшләтеп җибәрү механизмнары нәтиҗәлелеген арттыру.
Укуларны ICF сертификацияләнгән коуч, психолог, бизнес-тренер Евгений Фарносов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International