"СПИДка юк дип әйтик!»

2018 елның 30 ноябре, җомга

Питрәч беренче мәктәбендә куркыныч чирне профилактикалау турында тематик сәгать үткәрелде.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан 9А һәм 9Б сыйныф укучыларына махсус дәрес бирделәр, Питрәч "РҮХ" гинекологы Елена Шкабура аларга дөрес һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында җентекләп сөйләде. Аларның киләчәге шуннан тора бит. Укучылар табибны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм үз дусларына һәм якыннарына профилактика чаралары турында сөйләргә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International