"Туган тел" шигырь укучылар бәйгесе

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Казан шәһәренең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Туган тел» шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлбәттә, безнең «Шатлык» социаль приюты дә бу вакыйганы читләтеп уза алмады. Безнең приютта тәрбияләнүче Ашурова Жаннат Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" әсәре белән катнашып, беренче урынны алды. Конкурсның максаты - туган тел традицияләрен яңарту һәм сәләтле балаларны ачыклау иде.

Бәйге бик эмоциональ дәрәҗәдә узды. Балалар актив катнаштылар. Жюри әгъзалары катнашучыларның яхшы әзерләнүен, аларның иҗади якын килүен, артистизмны бик теләп билгеләп үттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, ә призерлар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International