"Юл dance" хореография коллективы Бөтенроссия конкурсы лауреаты

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 елның 1-2 декабрендә Казан шәһәрендә "Юность" мәдәният сараенда балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының "Вытворяй" дигән I Бөтенроссия конкурсы узды.

Конкурсның максатлары һәм бурычлары: талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның башкару осталыгын һәм сәхнә мәдәниятен арттыру; профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, коллективлар һәм педагоглар арасында тәҗрибә алмашу, иҗади коллективлар, балалар һәм яшьләр оешмалары һәм Россия төбәкләренең, якын һәм ерак чит илләрнең уку йортлары арасында иҗади һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру.
Шигали авылының "Юл dance" хореография коллективы (зурлар төркеме) "Вытворяй» Бөтенроссия конкурсында 3 дәрәҗә лауреат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International