Яшь пианист исеме "ТР балалар казанышлары энциклопедиясенә" кертелде

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче  бала бик тиз арада музыкаль бүләкләр яулый. 

Өченче республика «Sempre Vivo» вокаль һәм инструменталь классик музыка фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә лауреат дип Питрәч балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ильяс Сираҗиев танылды. Ул фортепианода Р. Еникеевның «Бию» һәм Ф. Листның «Моңсу дала» музыкаль композицияләрен башкарды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элек Ильяс Сираҗиев "Allegro Vivo. Presto" Бөтенроссия башкару сәнгате конкурсында 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган иде инде. Ул башка күп кенә музыкаль ярышларда да иң яхшыларның берсе булды.

Яшь пианистның укытучысы - Наталия Халикова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International