Горурланабыз һәм зур өметләр баглыйбыз

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Урамнаны  гаять матур кар фигуралары, бизәкле чыршылар, төрле төстәге гирлянда утлары бизи. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә бәйрәм, әйлән – бәйлән. Кибетләрдә Яңа елны каршы алу өчен киемнәр, туганнарга һәм дусларга бүләкләр сайлау белән күңелле мәшәкать. Традиция буенча, күптән көтелгән кышкы бәйрәм алдыннан районның иң яхшы мәктәп укучылары: активистлар, спортчылар, отличниклар, район башлыгы чыршысына төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр җыела. Һәрвакыттагыча, быел да балалар өчен бай концерт программасы әзерләнгән иде, анда иң мөһиме театральләштерелгән тамаша – «Могҗиза» әкияте булды. Спорт мәктәбе залы әкият дөньясына күчте, анда ике патшалык: Җир һәм диңгез патшалыгы тәкъдим ителде. Күпләр, патша ничек коега эләккән әкиятне хәтерлидер. Хәзерге вакытта әлеге яхшы әкиятләрне бик азлар гына карый, балалар заманча мультикларны өстен күрә. Тик Яңа ел бәйрәмендәге шундый матур һәм мавыктыргыч театральләштерелгән тамашадан соң, тамашачыларның  әкиятнең совет версиясен карау һәм  кызыксынуы барлыкка килде. 

Район башлыгы Илһам Кашапов кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белән котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар һәм уку алдынгыларына, спортчыларга һәм активистларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.
- Без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә зур өметләр баглыйбыз, - диде Илһам Миннеханович.
Балалар да, өлкәннәр дә сихри могҗизалар дөньясына чумдылар, анда яхшылык һәрчак явызлыкны һәм чын мәхәббәт барлык каршылыкларны һәм сынауларны җиңә. "Могҗиза" әкиятенең барлык актерлары да үз рольләрен искиткеч башкарды, тере һәм хисле уйнады, шуның белән тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте. Иҗади ансамбльләр һәм төркемнәр номерлары да сокландыргыч иде. Тылсымлы кичә ахырында барлык кунаклар Кыш Бабай һәм Кар кызы исеменнән татлы бүләкләр алдылар һәм махсус бизәлгән фотозонада һәм зур чыршы янында истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International