Мәктәп укучылары белән "Талау һәм урлау өчен җаваплылык" дигән дәрес

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

"Шатлык" приютында психолог Садыкова Р. Н. укучылар белән хокук бозуларны кисәтү, урлау, талау төшенчәсен формалаштыру максатыннан дәрес үткәрде.

Дәрес барышында балалар актив катнаштылар, төрле тарихлар сөйләделәр. Үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе, ныклы әхлакый позиция формалаштырдылар.

Әлеге дәрес кире элемтә белән тәмамланды, анда балалар бер-берсенә җылы сүзләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International