Питрәч районында “Алло! Бердәм Россия "Кыш бабае тыңлый” дигән акция узды

2018 елның 28 декабре, җомга

Бүген «Балаларга Яңа ел бүләк ит» җирле партия проекты кысаларында партиянең Питрәч бүлекчәсе башкарма комитетында Кыш Бабай кизү торды.
Аның белән ике сәгать дәвамында районның яшьлщре, билгеле бер номер җыеп, аралаша алдылар. Яңа ел тылсымчысына 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге 30 дан артык бала шалтыратты. Аларның барысын да партиясе башкарма комитетына чакырдылар, анда аларны Кыш бабай үзе көтте.

Алар барысы бергә җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, аннан вәгъдә ителгән татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International