Питрәчтә балаларга тылсымлы әкият бүләк иттеләр

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 150 дән артык бала һәм районда яшәүче тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләреннән 102 бала район мәдәният йортында "Аленький цветочек" әкияти тамашасын карадылар.

Балаларга, шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов һәм «Газпром трансгаз Казан " ҖЧҖ исеменнән татлы бүләкләр тапшырдылар. Ул балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуын теләде. Мондый татлы бүләкләрне районда 469 инвалид бала, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрендәге балалар, шулай ук биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International