Кошлар турында Питрәч 2 нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары кайгырткан

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район үзәгенең икенче мәктәбендә, башлангыч сыйныфлардан ук табигатькә һәм анда яшәүчеләргә кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга өйрәтәләр.

Анда беренче сыйныф укучылары катнашында «Кышын кошларга булыш» акциясе узды: мәктәп укучылары әтиләре ярдәмендә өйдә җимлекләр ясадылар һәм аларны мәктәпкә алып килделәр. Аннары укытучылар белән аларны агачларга элделәр, азык салдылар... Кошларга шундый кайгыртучанлык белән кышны күчерү җиңелрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International