Кызганыч, бу ярышларда яшь питрәчлеләр осталык белән балкый алмаган.
Башта бозга 2009 елда туган егетләр чыкты. Икенче этап уеннарында безнекеләр «Ижсталь» (Ижау) командасына оттырды - 1:5, «Волна» - 0:8, «Ак барс» (икесе дә Казан) - 2:4, «Олимпия» (Киров-Чепецк) - 0:10, «Биектау» (Биектау) - 2:5.
«Көмеш бүреләр» (Алабуга) - 5:3 һәм нәтиҗәдә алтынчы урынны алды. Беренче урында - «Ижсталь".
2010 елда туган егетләр арасында беренче этап уеннары узды. Биредә безнекеләр шулай ук бер уенны гына отты, Буадан «Арктика» командасы 13:2 исәбе белән җиңде. Ә калган уеннарда «Ак Барс-1» -2: 8, «Ак Барс-2» - 0:3, «Динамо» (барысы да Казан) - 3:5 һәм «Титан» (Вавож, Удмуртия) - 3:4 исәбенә оттырды. Нәтиҗәдә-бишенче урын. Алда «Ак барс-1».