Татарстан Республикасы Питрәч районының Колай китапханәсе "Китапханәләр эшенә инновацион алымнар" халыкара конкурсында җиңүче дипломы алды, дип яза «Алга» газетасы.
Китапханәдә җиңү яуларга хезмәткәрләр, китап укучылар һәм волонтерлар ярдәм итте. «Мәдәни волонтер» дигән конкурска тәкъдим ителгән эш эксперт бәясен узды һәм i-shag.ru рәсми сайт оештыру комитетының уңай нәтиҗәсен алды .
Шулай ук китапханә "Китапчыклар 2018" укуны алга этәрү акциясенә кушылды. Акция китапханәдә балалар укуын һәм уңай атмосфераны үстерүгә юнәлдерелгән. Китапханә укуны алга этәрү буенча I Халыкара акциядә катнашучы сертификаты алды.
Колай китапханәсенең тагын бер проекты, "Экопатруль Берегиня» халыкара конкурсында җиңүче булды. Эш быел да дәвам итәчәк: катнашучылар экологик чараларда катнашачаклар һәм ел буе «Экологик вестник» китапханә газетасын чыгарачаклар.
Шушы көннәрдә генә Колай китапханәсе «Галиәскар Камал: тормыш, иҗат, театр» әдәби кунакханәсенә әверелде. Әлеге танып-белү чарасы белән хезмәткәрләр Театр елын ачып җибәрделәр. Килүчеләр драматург биографиясе белән таныштылар, Казанда Камал театры турында презентация тәкъдим ителде.