Бүген Казан шәһәрендә «Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте» ДАҺБУ филиалы «Форпост» студентлар формированиесе командиры Анастасия Рябова Салих Җәләлетдин улы Япеев премиясе белән бүләкләнде. Генерал-лейтенант Салих Япеев-ТАССР Эчке эшләр министры, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Ел саен Салих Япеев исемендәге стипендияләр белән яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү эшчәнлегендә үзләрен актив күрсәткән 9 студент бүләкләнә.