Кощак авыл мәдәният йортында " Питрәч районында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ бар? "дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
Алар бу һөнәр турында сөйләштеләр. Хезмәт шәхесеңне ачарга, үз сәләтен күрсәтергә ярдәм итә.
Һөнәрне күңелеңә хуш килерлек итеп сайларга, ул кешене кызыксындырырга тиеш, ул чакта кешегә шатлык китерәчәк, эш тә җиңел булачак.
Дөрес, башта техникум, институт яки башка уку йортларында укырга кирәк.
Җирлектәге һәр кеше-кечкенә яшьтән алып олы яшькә кадәр - хезмәт куярга тиеш, чөнки хезмәтсез яшәп булмый. Хезмәт булса, бар булачак
Уку - шулай ук хезмәт һәм бу хезмәт җиңел түгел. Безнең һәрберебез кем булачагы турында уйланадыр, мөгаен. Чөнки булачак һөнәрне сайлау - һәр кеше өчен бик мөһим эш.