Питрәч районының "Айгөл" балалар бакчасында булачак халык артистлары үсә

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең районда күп милләтле бер гаилә булып рус, татар, керәшеннәр яши.

Алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр, хәтта бергәләп халык күңел ачуларын үткәрәләр. Шулай итеп, славяннар бәйрәме уңаеннан "Айгөл" балалар бакчасында «Дуслык фестивале» дигән ШТК узды, анда «Чулпы», «Калинушка» һәм «Җәүһәр» халык ансамбльләре, шулай ук ике әзерлек төркеме: «Почемучка» һәм «Карусель» катнашты.
Кечкенә катнашучылар матур традицион костюмнар киеп, кунакларны чәк-чәк белән каршы алды, алар өчен җырлады һәм биеде, шулай ук кызыклы, таныш булмаган уеннар белән бик теләп таныштылар, кунакларның чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Чакырылган кунаклар балаларга халык иҗаты бик ошады, диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International