16 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясен әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенчаэшлекле киңәшмә уздырды (http://www.kazanexpo.ru) .
Киңәшмә кысаларында Николай Титов күргәзмәдә катнашучылар белән очрашты, экспозицияләр урнаштыру урыннарын күрсәтте, эре авыл хуҗалыгы техникасын урнаштыру, кирәкле җиһазларны монтажлау мәсьәләләрен әйтте һәм чарада катнашырга теләк белдергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән җентекләп фикер алышты.
"Бу безнең республика өчен зур чара һәм ул барлык халыкара стандартлар нигезендә югары дәрәҗәдә узарга тиеш", - дип билгеләп үтте Николай Титов.
Исегезгә төшерәбез, февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2019 елга үсеш бурычлары» темасына киңәйтелгән утырышы булачак, аның кысаларында 13-15 февральдә Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эре күргәзмәсе "Татагрофэкспо"узачак.