Приютта тәрбияләнүчеләр өчен әдәплелек дәресе үткәрелде

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Питрәчнең «Шатлык» приютында кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Әдәплелек - тәрбия нигезе» дигән әхлакый тәрбия буенча дәрес узды.

Дәреснең максаты балаларны үз-үзеңне тотуның этик нормалары белән таныштыру һәм әдәпле аралашу турында күзаллау бирү һәм әдәплелек сүзләрен куллану гадәтен булдыру иде.
Балалар «Елмаю» җырын тыңладылар, әдәплелек турында мәкальләр тыңладылар, әдәпле сүзләр белән ситуацияне җиңеп чыктылар.
Үткәрелгән дәресләрдән соң, балалар үзләренә,  кеше өчен мөһим булган сүзләрне ешрак кулланырга кирәк дигән карарга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International