Көндәлек һава торышы

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 21 гыйнварында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән буран, көньяк-көнбатыш җилнең көчәйүе 15 м/с кадәр көтелә.

2019 елның 21 гыйнварына

2019 елның 20 гыйнвар 18 сәгатьтән 2019 елның 21 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Иртән һәм көндез урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә, иртән -10..-12, аязган вакытта -14.

Көндез максималь һава температурасы -6..-8.

Юлларда бозлавык.

 

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә урыны белән бераз кар.

Иртән һәм көндез күпчелек районнарда кар; аерым районнарда буран.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә, иртән -10..-15, көнчыгышта аязган вакытта -18.

Көндез максималь һава температурасы -6..11.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International