Питрәч икенче мәктәбе укучылары республика олимпиадасы призерлары булдылар

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә инглиз теле буенча "Олимпка юл" дигән мәктәп укучылары олимпиадасы узды.

Республиканың 35 районыннан, шул исәптән Питрәч районыннан 87 укучы тантаналы шартларда призерлар дипломнары белән бүләкләнде. Инглиз телен иң яхшы белүчеләр арасында 2 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Камил Демьяненко һәм 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Искәндәр Мифтахетдинов та бар иде. Ә аларның укытучылары Илсөяр Гыйсмәтова һәм Аида Гыйләҗева укучыларны олимпиадага әзерләгәннәре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International