2019 елның 19 гыйнварында «Ярдәм кулы» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «КидСпейс» - уен шәһәренә сәфәр оештырылды.
"КидСпейс" та балалар, 70 һөнәрдә үзләрен сынап карый алган. 30 станциядә: коткару хезмәте, хастаханә, ферма, банк, кондитер, автосервис, ферма, супермаркет, төзелеш, сәнгать мәктәбе һ.б. уеннарда катнашучылар үз көчләрен сыный. Алар киләчәктә һөнәр сайлауда зур тәҗрибә алдылар.